Актаныш

Актаныш районы

16+
Татарстан Яшьләре

Татарстанда яшьләр учреждениеләренең эш вакыты 21:00 сәгатькә кадәр озайтылачак

Татарстанда яшьләр учреждениеләре эшен 21:00 сәгатькә кадәр, ә кайбер очракларда тагын да соңрак вакытка кадәр озайту күздә тотыла. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән әңгәмәсендә, «12 кат» проекты кысаларында, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров хәбәр итте.

«Без яшьләр учреждениеләренең эш тәртибен яңадан караячакбыз. Яшьләр анда, нигездә, уку яки эштән соң, яңа белемнәр һәм компетенцияләр алу өчен килә. Шуңа күрә безнең объектлар кичке сәгатьләргә кадәр — 21:00 гә, ә бәлки аннан да соңрак вакытка кадәр ачык булырга тиеш. Яшьләрнең күпкырлы үсеше өчен лаеклы инфраструктура бар. Кайбер учреждениеләр яшьләр белән нәтиҗәле аралаша белә, әмма барысы да түгел», — дип билгеләп үтте министр.

Аның сүзләренчә, әлеге чаралар социаль челтәрләрдәге деструктив йогынтыны киметүгә юнәлтелгән профилактик эшнең бер өлеше булачак. Чөнки балалар һәм үсмерләр кичке вакытка кадәр учреждениеләр территориясендә үзләренең кызыксынуларын үстерү, хоббилары белән шөгыльләнү мөмкинлегенә ия булачак.

«Безне зур профилактик эш көтә, моның зарурлыгын Түбән Кама шәһәрендә булган соңгы вакыйгалар да күрсәтә. Әлбәттә, бу — деструктив социаль челтәрләрнең балалар һәм үсмерләргә йогынтысы. Кызганычка каршы, 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләрнең 60 проценттан артыгы шундый аккаунтларга язылган яки охшаш төркемнәр әгъзасы булып тора. Профилактика өлкәсендә без җитәрлек дәрәҗәдә эшләмәгәнбез, әлеге юнәлешне яңадан көйләячәкбез», — дип ассызыклады Азат Кадыйров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев