Кан басымын болай да төшереп була икән
Асия апа медицина хезмәткәре булмаса да, сәламәтлек саклау темасы буенча күп укый, еш кына киңәшләре белән уртаклаша. Аеруча халык медицинасы белән кызыксына. Бу юлы ул дәү әтисенең кан басымын ни рәвешле нормага китерүе турында сөйләде.
“Беләсезме, бабам ничек кан басымын төшерә торган иде? Ышанмассыз да әле. Ул даруга үрелмәде, ашыгыч ярдәм дә чакырмады. Базга төшә дә тозлаган кыяр тутырылган банканы алып чыга. Бактың исә, дару бу банка эчендә икән. Ник тозлы кыяр кан басымын киметә? Олатайым болай дип аңлатты: кыярдагы тоз һәм ферментлар лайлалары аша сеңә, кысылган тамырларны киңәйтә, ми басымның тотрыклануы турында хәбәр ала. Биш-ун минуттан баш ачыклана, колак шаулавы басыла, хәл җиңелләшә.
Мин аны күзәтеп торганым булды: кыярны юка гына итеп телә дә тел астына сала, елмаеп җибәрә. Ун минуттан соң аның берни булмагандай бакчада чиләк-көрәк тотып йөргәнен күреп, аптырашта каласың. Бәлки, кан басымын төшерүнең халык медицинасында башка нәтиҗәле ысуллары да бардыр, мин сезгә үзе күргәнемне генә сөйләдем, кемгәдер ярдәм итүе мөмкин", – ди Асия ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев