Актаныш

Актаныш районы

16+
Бакчачыга

Карлыган үстерүнең 9 кагыйдәсе

Кара карлыган куагын иртә язда яисә октябрь башында утырталар. Яшь куакны үз бакчагызда үскән карлыганнан да үрчетеп алырга мөмкин. Моның өчен җәй көне бер яшь ботакны җиргә бөгеп, өстенә туфрак кына салырга да була. Җиргә күмелеп калган урыннан яңа тамырлар җибәрәчәк ул. Бер елдан аны «әнисеннән» аерып, яңа урынга күчереп утыртырга мөмкин.

 

Карлыган утырту өчен чокыр казыганда иренмибез, зуррак һәм тирәнрәк итеп казыйбыз. Тамырларның озынлыгына тагын 30–35 см кушабыз.

 Куакны элек үскәненнән 10 см тирәнрәк итеп күмдерәбез.

 Яз көне яңа утырткан куакларга атнага ике тапкыр су сибәбез. Беренче җәендә яшь куак суга кытлык кичерергә тиеш түгел. Көз көне утырткан куакларга суны атнага бер сибәләр.

 Карлыган бик тә ашлаганны ярата. Шул чакта гына аның җимешләре эре һәм баллы була. Ә аның өчен иң яхшы ашлама – компост һәм тирес, аларда азот күп. Әмма тиресне иртә язда ук кертергә кирәк, соңга калсаң, яфрагы күп, ә җимеше аз була. 

 Көз көне, киресенчә, ашлама кертү яшь ботакларның тиз үсүенә китерә, алар агачланырга өлгерми һәм кышкы суыкларда өши.

Карлыган бары тик кояшлы урында үссә генә баллы була.

һәр елны куакны сирәкләп кисү мөһим. Монда инде тәҗрибә сорала, чөнки ботакның яшен ачыкларга кирәк.
Берьеллык ботаклар – җәй көне генә үсеп чыкканнары. Алар туры, ачык төстә, ян тармаклары юк. Бер төптә яшь ботакларның иң юаннарыннан 4 не генә калдырып, калганнарын төптән үк секатор белән кисеп алабыз.
Киләсе елга бу ботаклардан ян тармаклар үсеп чыгачак, алар буйга гына түгел, киңлеккә дә үсә башлый. Боларны калдырырга кирәк. Әмма бер-берсенә комачауласа, берәрсен кисәргә дә туры килә. Аннары куак артыгын куерып та китәргә тиеш түгел.

Кайрысы каралып, кубалаклана башласа, болары – карт ботаклар. Алар инде үзенекен биргән, карлыганы вак, ачы. Боларны корткыч бөҗәкләр дә үз итә.

Карлыган куагын иртә язда да, көз көне дә кисәргә була.  Яхшы уңыш бирүче бер куакта 12 ботак булырга тиеш: 4 се – җәй көне генә үскәне, берьеллыгы, 4 се – узган елгы ботаклар, алар инде тармакланган, әмма кайрысы әле аксыл, шома. 4 ботак – өченче елгылар.

Карлыганның мул җимешле ботаклары җиргә ятучан, шуңа да әйләнәсен кыршаулап алсаң яхшы.

Кышка куакны бергә җыеп, урта бер җиреннән уратып бәйләп куярга кирәк. Бәйләмәсәң, ботакларны кар басып җиргә ега.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев