Актаныш

Актаныш районы

16+
Кеше китә, җыры кала

Фидан Гафаров вафат

Яңа гына кайгылы хәбәр килде- яраткан җырчыбыз Фидан Гафаров вафат булды. Кайбер чыганаклар аның операция вакытында үлеп китүен яза.

РСФСР-ның, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, җырчы, Фидан Гафаров вафат булган. Шушы көнгә кадәр театрда уйнаган, сәхнәләрдә чыгыш ясап йөргән шәхескә нәрсә булганы әлегә ачык билгеле түгел.

Фидан Гафаров 1947 елның 12 октябрендә Дүртөйле районында Яңа Уртай авылында туган. 1965 елда Уфа сәнгать училищесының театр бүлегенә укырга керә, И.Х. Йомаголов курсында укый. Аны тәмамлаганнан соң ике ел үткәч, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академиягә драма театры труппасына кабул ителә, анда хезмәт иткән елларында Башкортстанның театр сәнгате хәзинәсенә кергән бик күп рольләрдә уйный. Артист халык һәм эстрада җырларын популяр башкаручы булып китә. Ф.Гафаров башкаруындагы спектакльләрдән җырлар театрның үзенчәлекле визит карточкасына әверелә һәм тамашачылар арасында яшәвен дәвам итә.

Олы яшьтә булуына карамастан, Фидан Гафаров сәхнәдә чыгыш ясый, ул улы Азамат белән бергә концертлар белән  гастрольләрдә актив йөри.

Авыр туфрагың җиңел булсын, бөек артистыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев