27 май 2024 яңалыклары
-
Актанышта XIX гасырда төзелгән йортны мәдәни мирас объекты дип танырга җыеналар
Актаныш районында сәүдәгәр Мохитовның XIX гасыр ахырында төзелгән йортын мәдәни мирас объекты дип танырга җыеналар.
-
Террорга каршы көрәш комиссиясендә: Иске Байсарда бу яртыеллыкта милләтләр арасындагы конфликтлар теркәлмәде
Районыбызда террорга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында Иске Байсар авыл башлыгы Рәмис Кадыйров җирлектә алып барылган террорга каршы эшчәнлек белән таныштырды.
-
Рөстәм Миңнеханов ТАССР төзелүнең 104 еллыгы белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын ТАССР төзелү турындагы Декрет имзалануның 104 еллыгы белән котлады. Төбәк җитәкчесе Телеграм-каналына кыска видео куйды.
-
Кадет- интернат мәктәбенең Соңгы кыңгырау бәйрәме (видео)
Безнең видеоязмада- кадет мәктәбенең Соңгы кыңгырау бәйрәме.
-
Районыбыз җитәкчеләре Актанышның беренче санлы мәктәбен озак еллар җитәкләгән Илгизәр Шәвәлиевне юбилее белән котлады
Актанышның беренче санлы мәктәбен озак еллар җитәкләгән, «Мактаулы остаз» билгесе иясе һәм башка бик күп дәрәҗәле исемнәргә лаек булган Илгизәр Фәтхел улы Шәвәлиевкә 80 яшь тулды.
-
Бүген ТАССР оешуга 104 ел
27 Май - Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешкан көн.⠀Быел ТАССРның 104-еллыгы.
-
Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр җәйнең беренче ике аенда 700 мең алачак
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанда контракт төзергә теләүчеләргә түләүне 505 мең сумга кадәр арттырырга карар кылды. Ул РФ Оборона министрлыгыннан түләнә торган 195 мең сумга өстәлә. Яңа контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәмнең гомуми күләме, Татарстан шәһәрләреннән, муниципаль районнарыннан һәм предприятиеләреннән ярдәм чараларын исәпкә алып, миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин.
-
Актаныш туристларын «Бабайда кунакта» паркы белән танышырга чакырабыз
Бусагада укучыларның җәйге каникуллары, эштәгеләрнең исә отпускалары якынлаша. Актаныш районына кайткан кунакларны, туристларны иң элек районыбыз чигендә урнашкан Әнәк авылындагы «Бабайда кунакта» паркына чакырабыз. Биредә өлкәннәргә дә, балаларга да ял итәргә буш вакытларын күңелле үткәрергә мөмкинлекләр тудырылган.
-
Актаныш районы китапханәчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз!
Бүген, 27 май – Гомумроссия китапханәләр һәм китапханә хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан Актаныш районы китапханәчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез!