Террорга каршы көрәш комиссиясендә: Иске Байсарда бу яртыеллыкта милләтләр арасындагы конфликтлар теркәлмәде
Районыбызда террорга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында Иске Байсар авыл башлыгы Рәмис Кадыйров җирлектә алып барылган террорга каршы эшчәнлек белән таныштырды.
Иске Байсар җирлегенә 4 авыл керә: Иске Байсар, Яңа Байсар, Чишмәбаш, Чиялек. Аларда 361 хуҗалык булып 778 кеше яши. Җирлектәге халыкның 138е 18 яшькә кадәрге балалар, 392 эш көчендәге кеше. 3 егетебез армия сафларында хезмәт итә. 3 егетебез мобилизацияләнгән, 1 егетебез контракт буенча хәрби операциядә катнаша. 178 лаеклы ялдагы авылдашыбыз бар.
2024 елның 1 яртыеллыгында Иске Байсар авыл җирлеге җәмәгатьчелек, полиция участок вәкиле, авыл җирлеге территориясендә террор һәм экстремистик күренешләрне кисәтү буенча халык белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләде.
Иске Байсар авыл җирлегендә Байсар урта гомуми белем бирү мәктәбе, Байсар балалар бакчасы, Иске Байсар мәдәният йорты, Яңа Байсар, Чишмәбаш авыл клублары, «Мосаллия» мәчете, "Әзһәм" мәчете,«Бәрәкәт» мәчете, «Ташкын» ҖЧҖ административ бинасына почта, авыл Советы урнашкан. Сәүдә объектларына килгәндә, «Искәндәр» кибете, «Шурави» кафесе, «Ташкын» хужалыгыныӊ ашханәсе, фермасы, машина- трактор паркы, төзелеш материаллары кибете, музей, Байсар аерым янгын сүндерү посты, юл буенда 3 АЗС: «КамаТрансНефть», «Ирбис» «Протон» ягулык-майлау материаллары салу станцияләре эшли. «Фортуна», «Метан», Байсар кафесе һәм кибете, «Протон» мәчете, кафесе урнашкан. Объектларда экстремизм һәм терроризмны профилактикалау буенча күргәзмә материаллар эленгән, даими рәвештә гражданнар җыеннарында һәм мәдәни- массакүләм чараларда террорчылыкка каршы аңлату эшләре алып барыла. Җирлекнең эшмәкәрләре, барлык оешма учреждениеләре җитәкчеләре белән, объектларда террорчылыкка каршы куркынычсызлык мәсьәләсе буенча киңәшмәләр үткәрелде. Мәдәният учреждениеләрендә планлаштырылган массакүләм чаралар турында вакытында эчке эшләр органнарына хәбәр ителә. Контроль һәм уяулыкны көчәйтү максатыннан, Иске Байсар авыл җирлеге депутатлары һәм җирлек халкы тарафыннан җирлек территориясендә ташландык җәмәгать биналары һәм хуҗасыз йортлар контрольдә тотыла. Аеруча мөһим, куркыныч, тормыш-көнкүреш объектларын өстәмә комиссияле тикшерүләр үткәрү дәвам итә. Әлеге объектларны тикшерү барышында эвакуация юллары, объектларның беренчел янгын сүндерү чаралары белән комплектлануына, янгынны ачыклау һәм сүндерүнең автомат җайланмаларының, янгын турында кешеләрне хәбәр итү системасының булуына һәм торышына, электр җиһазларын монтажлау сыйфатына һәм янгынны ачыклаганда хезмәт күрсәтүче персоналның эшчәнлеген белүгә аерым игътибар бирелә.
2024 елның 1 яртыеллыгында Иске Байсар авыл җирлеге территориясендә социаль һәм иҗтимагый-сәяси хәл тотрыклы һәм контрольдә тотыла. Террорчылык юнәлешендәге актлар, шулай ук торак пункт территориясендә террорчылыкка хас җинаятьләр булмады. Милләтләр арасындагы конфликтлар һәм аларның барлыкка килү тенденцияләре теркәлмәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев