28 май 2024 яңалыклары
-
Актаныш районы авыл җирлекләрендә Сабантуй 8 июньдә, районныкы 9 июньдә булачак
Ямьле җәй якынлашуга татар дөньясы искиткеч матур бәйрәм- халкыбызның борынгы йолаларын саклаган, заманча төсмерләр белән баеган күңел ачу, очрашу, танышу, кавышу бәйрәме- Сабантуйны зарыгып көтә башлый. Әле генә «Актаныш-информ»ны даими укып баручы Ульяновскидагы милләттәшебездән сорау килде. «Актанышка ерак булсак та, сез безгә бик якын, Сабантуйга да килергә телибез. Бәйрәм даталарын хәбәр итегезче», диелгән хәбәргә җавап бирми мөмкин түгел.
-
Районыбызның чик сакчылары Махсус хәрби операциядәге якташларыбызга УАЗ автомобиле илтәчәк
Бүген чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән райондашларыбыз Җиңү паркында чик сакчылары көне уңаеннан очрашу оештырды. Патриотик чараны Актанышның “Ромашка” балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә күзәтте.
-
«СалаваTik»лар зарядкага чакыра
«Зарядка ясыйм» җырын төркемнең YouTube каналында тыңлый аласыз.
-
Актанышта «Минем шәҗәрәм» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр (фотолар)
Республикабызда ел саен «Минем шәҗәрәм» республика конкурсы оештырыла. Әлеге бәйгенең муниципаль этабында райондашларыбыз да актив катнаша.
-
Актанышта узган Бөтенроссия чик сакчылары көненнән безнең фоторепортаж
Актанышта узган Бөтенроссия чик сакчылары көненнән безнең фоторепортаж
-
Каникулдагы укучыларга балалар бакчасына йөрүче эне-сеңелләре ияреп куркынычка тарымасын!
Укучылар җәйге озын ялларга туктагач балалар бакчасына йөрүче эне- сеңелләре дә апа- абыйларына ияреп ял итәләр. Менә шундый күңелле, ыгы-зыгылы вакытта юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен һәрчак истә тотарга кирәк. Районыбызның ЮХИДИ җитәкчесе Ренат Шәмсиев һәм пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова Пучы балалар бакчасына йөрүчеләрнең ата-аналары белән очрашып нәкъ менә шул хакта аңлатты.
-
«Шатлык» бию ансамбле солисты Риана Хәбибуллина Халыкара конкурста Гран- При яулады
25-26 май көннәрендә Башкортстанның Уфа шәһәрендә хореография сәнгате буенча Халыкара «Well dance» конкурсы узды.
-
Актанышның «Яшьлек» яшьләр үзәгенә гаилә белән мультфильм карарга килегез!
Райондашларыбызны 29 май көнне 17.00 сәгатьтә «Яшьлек» яшьләр үзәгендә узачак «Ачык ишекләр көне»нә чакырабыз.