Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

«Шатлык» бию ансамбле солисты Риана Хәбибуллина Халыкара конкурста Гран- При яулады

25-26 май көннәрендә Башкортстанның Уфа шәһәрендә хореография сәнгате буенча Халыкара «Well dance» конкурсы узды.

Әлеге дәрәҗәле конкурста Актанышның «Шатлык» бию ансамбле солисты Риана Хәбибуллина Гран- При яулады. 11 яшьлек Риана Рузил кызы Мәскәү, Самара, Чиләбедән килгән жюри әгъзаларын таң калдырды. Ансамбльләр һәм солистлар чыгыш ясаган 171 номер арасыннан якташыбызны сайлап иң югары бүләккә тәкъдим итүләре зур горурлык.

Риананы һәм аның остазларын, әти-әниләрен җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев