Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Каникулдагы укучыларга балалар бакчасына йөрүче эне-сеңелләре ияреп куркынычка тарымасын!

Укучылар җәйге озын ялларга туктагач балалар бакчасына йөрүче эне- сеңелләре дә апа- абыйларына ияреп ял итәләр. Менә шундый күңелле, ыгы-зыгылы вакытта юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен һәрчак истә тотарга кирәк. Районыбызның ЮХИДИ җитәкчесе Ренат Шәмсиев һәм пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова Пучы балалар бакчасына йөрүчеләрнең ата-аналары белән очрашып нәкъ менә шул хакта аңлатты.

Апа- абыйларына ияреп, кече яшьтәге балаларның иминлеген куркыныч астына куймасак иде. Балалар өчен бары тик әти- әниләр җавап бирә. 

Пучы балалар бакчасында юл һәлакәтен пропагандалау максатыннан Актаныш районы ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ренат Шәмсиев ата- аналар белән очрашып, чыгыш ясады. Юлларда игътибарлы булырга,кагыйдәләрне төгәл үтәргә, балаларны махсус җайланмаларга утыртып йөрергә, балаларга юл кагыйдәләре турында аңлату эшләре алып барырга чакырды,- дип хәбәр итте Ләйсән Рәдиф кызы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев