Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Актаныш районы авыл җирлекләрендә Сабантуй 8 июньдә, районныкы 9 июньдә булачак

Ямьле җәй якынлашуга татар дөньясы искиткеч матур бәйрәм- халкыбызның борынгы йолаларын саклаган, заманча төсмерләр белән баеган күңел ачу, очрашу, танышу, кавышу бәйрәме- Сабантуйны зарыгып көтә башлый. Әле генә «Актаныш-информ»ны даими укып баручы Ульяновскидагы милләттәшебездән сорау килде. «Актанышка ерак булсак та, сез безгә бик якын, Сабантуйга да килергә телибез. Бәйрәм даталарын хәбәр итегезче», диелгән хәбәргә җавап бирми мөмкин түгел.

Хөрмәтле райондашлар, милләттәшләр, якташлар, сабакташлар, яраткан бәйрәмебез- Актанышның район Сабан туе быел 9 июньдә узачак

Авыл җирлекләрендә Сабантуй шимбә, 8 июньдә булачак. Милли җанлы иганәчеләребез 7 июньдә үк үз авылларында Сабантуйлар оештыра.

 Актанышта элек-электән кунакчыл, халкыбызның милли гореф-гадәтләрен саклый белүче, дәртле, дәрманлы халык яши. Сезне җырлы-моңлы, уенлы, котлаулы татар халкының милли бәйрәменә чакырып калабыз.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 5 март көнне кул куйган Указда Сабантуй 15 июньдә Чаллы, 23 июньдә Казанда булачак.

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең язгы кыр эшләре тәмамлануын билгеләүче традицион халык бәйрәмен якты күңел, күтәренке кәеф белән каршылыйк! 

Фоторепортажда 2023 нче елгы Сабантуй мизгелләре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев