Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Районыбызның чик сакчылары Махсус хәрби операциядәге якташларыбызга УАЗ автомобиле илтәчәк

Бүген чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән райондашларыбыз Җиңү паркында чик сакчылары көне уңаеннан очрашу оештырды. Патриотик чараны Актанышның “Ромашка” балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә күзәтте.

Яшел беретлыларның күбесе- 50-60 яшьләрдәге ир-егетләр. Чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән райондашыбызның иң яшенә дә 35 тулып киткән. Район чик сакчылары җәмәгать оешмасы җитәкчесе Радислав Афзалов белән әңгәмәбез барышында әлеге сорауга да ачыклык керттек. Баксаң, 2007 елдан башлап чик буе гаскәрләренә чакырылыш буенча хәрби хезмәткә алу туктатылган икән. Быел әлеге хөкүмәт карарына үзгәреш кертелгән, алдагы чакырылышларда ил алдындагы изге бурычын үтәргә, элеккечә гап-гади егетләр дә җибәрелә башлаячак.

Кадет мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме фәне укытучысы Радислав Афзалов бүгенге көндә районыбызның чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән элеккеге солдатларның оешмасын җитәкли. Җәмәгатьчелек берлеге 2017 елда райондашыбыз, чик буе гаскәрләре ветераны Илшат Измайлов тәкъдиме белән оешып китә. Илшат Гаскәр улының вафатыннан соң бу эшне Радислав абыйга йөклиләр.

Радислав Авзалов үз гомеренең 10 елын чик буе гаскәрләренә багышлаган париот райондашыбыз. Хәрби хезмәткә1988 елда китә ул, ике ел Ватаныбыз сагында торганнан соң Одесса шәһәрендә флотта хезмәт итә. 1990-1994 елларда Галицыно чик сакчылары институтында укый. 1994 елда үз теләге белән лейтенант дәрәҗәсендә Дагыстанга 42 нче чик сакчылары отрядына китә. Хәрби разведкада хезмәт итә. 1995 елда Чечня сугышы башлангач, контрразведка операцияләрендә катнаша. Шулай итеп райондашыбызның язмышы 1988-1998 елларда чик сакчылары гаскәрләре белән бәйле.

— Чик буе гаскәрләренә сайлап кына алганнар дип беләбез, егетләрнең кайсы ягына ныграк игътибар ителә иде?

— Чик буе гаскәрләре- элек-электән сәяси гаскәр саналды. ВЧК, аннан КГБ, хәзерге вакытта ФСБ хезмәтләренә карый торган гаскәр ул. Беренче чиратта, биографиягә нык игътибар ителде- якын кешеләр, әти-әниләр, әби-бабайлар хөкем ителмәгәнме, шуларны тикшерә иделәр. Сәламәтлек дәрәҗәсе бик яхшы булырга тиеш. Илгә, хакимият органнарына, ил сәясәтенә мөнәсәбәт исәпкә алынды.

— Сезнең чик сагы гаскәрләрендә хезмәт итү  катлаулы 90нчы елларга туры килгән.

— Әйе, авыр еллар иде, СССР таркалган, яңа Россия ныгып килгән чаклар. Ләкин без, үзебезнең дәүләтебезгә хезмәт итәбез, дигән максатны беркайчан онытмадык. Владимир Ленин әйтмешли, «Мы стоим за необходимость государства, а государство предполагает границы». Чикне беркайчан да ташларга ярамый. Чик сакланырга тиеш. Чик сакчысына иң кирәкле сыйфатлар- сабырлык, түземлек, максатчанлык, максатка ирешү.

— Чик сакчылары өчен бирелә торган күкрәк билгеләре сезнең костюмыгызны бизәп тора, алар арасында иң кадерлесе кайсысы?

— Иң кадерлесе- «II дәрәҗә чик буе гаскәрләре отличнигы» билгесе, аны Одессада корабльдә хезмәт иткәндә тапшырдылар. Дагестанда исә I дәрәҗәлесенә лаек булдым, Чечня чигендә контрразведкада катнашкан өчен медалем, башка юбилей медальләрем бар.

— Районыбызның чик сакчылары берләшмәсендә ничә кеше исәпләнә?

— Актаныш районының чик сакчылары берләшмәсе төрле елларда чик сакчысы булып хезмәт иткән йөз райондашыбызны берләштерә. 2007 елга кадәр Актаныш хәрби комиссариатыннан 200дән артык егет чик сакчысы булып хезмәт иткән. Алар Россиянең, Татарстанның төрле төбәкләрендә яшиләр, бәйрәмнәргә бик кайтып йөри алмыйлар.

— Чик сакчылары берләшмәсе башка хәрбиләр арасында активлыклары белән аерылып торалар. Күптән түгел чик сакчылары иганәчелегендә Илшат Измайлов истәлегенә многоборье уздырдыгыз.

— Әйе, без беренчеләрдән булып Җиңү паркына чик сакчылары истәлегенә постамент куйдырдык, аннан башка гаскәрләрдә хезмәт итүчеләр дә бу традицияне дәвам итте. Оешма тарафыннан патриотик чараларны да оештырабыз. Мәсәлән, һәр елны Илшат Измайлов истәлегенә турнир үткәрелә. Быел ул техникумда, башка елларда кадет-мәктәбендә уза иде. Үзем кадет мәктәбендә кул сугышына өйрәтә торган «Каскад» секциясе оештырып җибәрдем. Ел саен чик сакчылары истәлегенә кул сугышы уеннары үткәрәм. Аеруча уңышка ирешкән кадетларга чик сакчысы билетлары тапшырыла.

— Киләчәктә дә яшьләребезне хәрби-патриотик юнәлештәге тәрбия буенча планнарыгыз зур дип беләбез.

— Әйе, районда яшьләр, укучылар өчен хәрби-патриотик клуб булдырырга уйлыйбыз.

Махсус хәрби операциядәге егетләребез өчен дә борчылып торабыз. Районыбыздагы чик сакчыларының финанс ярдәме белән УАЗ автомобиле сатып алып, күчтәнәчләр белән фронтка илтергә исәплибез, моның буенча эш башлап җибәрдек инде.

1994 елның 28 маеннан билгеләп үтелүче чик сакчылары бәйрәменә 2005-2007 елларда Чита өлкәсендә хезмәт иткән Илдар Насыйров үзенең кызы Диләрә белән килгән иде.

— Бүгенге бәйрәм — патриотик чара, безнең аралашканны, Җиңү паркында чик сакчыларына, чик сакчысы булып хезмәт иткәндә һәлак булган солдатлар истәлегенә  куелган постаментка чәчәкләр салганны, батырларча һәлак булганнарны искә алганны балалар да күреп тора. Хәрбиләргә, ил сакчыларына карата хөрмәт уяна. Чик сакчылары- алар бер гаилә кебек, служаклар белән аралашып торабыз,- ди Илдар.

Чик сакчылары очрашуында әлеге теманы "Россия авыл хуҗалыгы үзәге"нең Актаныш районындагы җитәкчесе Әфка Сәрвәров та дәвам итте. Әфка Әбелгас улы 27 апрель — 4 май көннәрендә үзенең дусты Хәмзә Гыйльметдинов белән ерак Көнчыгышка ук үзе хезмәт иткән гарнизонга барып кайта. Амур өлкәсе Сковородино чик гаскәрләренең 100 еллыгы хөрмәтенә оештырылган бәйрәм турында дулкынлану хисләре аша райондашларга да сөйләде ул. Россия һәм Кытай дәүләтләре арасындагы ил чигендә хезмәт итү елларын җылы хатирәләр белән искә алды. Хәзер дә әлеге застава тулы куәткә эшчәнлек алып бара, элеккеге хәрбиләрне авыл халкы, җирлек җитәкчелеге зур хөрмәт күрсәтеп каршылаган, хөрмәт белән озаткан.

Чик сакчылары бәйрәменә килүчеләрнең һәрберсенең күңелендә матур хатирәләр, йөзләрендә илебезнең азатлыгы, тынычлыгы өчен өлеш кертә алулары белән горурлану хисләре балкый. Яшел берет, тимглле-тамгыллы костюмнар кигән райондашларыбыз җиңү паркында истәлеккә фотога төштеләр, соңыннан чик гаскәрләре ветераны Илшат Измайлов мәңгелек йокыга талган зиратка чәчәкләр салырга бардылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев