29 апрель 2023 яңалыклары
-
“ДЖИП СПРИНТ- 116” - Актаныш районы брендына әверелде (фоторепортаж)
Районыбызда бүген зур автоспорт бәйрәме- Актаныш районы башлыгы призына “ДЖИП СПРИНТ- 116” внедорожниклар ярышы узды. Татарстан, Мәскәү, Екатеринбург, Пермь, Удмуртия, Башкортстан, Самара һәм башка төбәкләрдән килүчеләр беренчелек өчен җан-фәрманга тырышты.
-
Теннисчы якташыбыз Марат Солтанов Сочида үтәчәк Россия чемпионатында катнаша
26-28 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә өстәл теннисы буенча ир-егетләр hәм хатын-кызлар арасында Татарстан Чемпионаты булып узды.
-
Татарстанда илкүләм проект буенча Иделдә яңа круизлар, Сочи һәм Алтайга авиарейслар ачыла
2023 елгы яңа туристлык сезонында Казаннан «Бөек Идел юлы» бренды белән Идел буйлап күп санлы круизлар башлана. Моннан тыш, Татарстаннан Алтай Республикасына турыдан-туры даими авиарейслар булачак. Яңа юнәлешләр «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә үсеш ала.
-
Такталачык укучылары беренче булып Карга боткасын үткәрде
Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында Такталачык мәктәп-интернатында “Карга боткасы” үтте.
-
Ленар Зарипов Югары Яхшый авылында яшәүче Тәфкил Вәлиевне якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлады
Бу көннәрдә район җитәкчелеге Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлап хөкүмәтебез бүләкләрен тапшыра. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Югары Яхшыйга барып, Тәфкил Вәлиевнең хәлен белеп аралашып кайтты. 100 яшенә якынлашып килүче Бөек Ватан сугышы ветераны әле дә хәрәкәттә. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм район башлыгының бүләк-котлауларын ул олы рәхмәт хисләре белән кабул итте.
-
Яраткан алып баручыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфидә Наҗарованың иҗат кичәсе узды
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфидә Наҗарова шушы көннәрдә алтын юбилеен каршылады. Яраткан алып баручыбыз райондашларны «Мөлдерәмә күңелем түрләре...» дип исемләнгән иҗат кичәсенә җыйды.
-
Автобус бирсәләр, беренче урын ала идек
Милли мәдәният һәм традицияләр елына багышланган чаралар киң колач алды. 28 апрель көнне Минзәлә шәһәрендә районара турнир да Татарстан Республикасында игълан ителгән «Милли мәдәният һәм традицияләр елы» уңаеннан оештырылды.