Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга

“ДЖИП СПРИНТ- 116” - Актаныш районы брендына әверелде (фоторепортаж)

Районыбызда бүген зур автоспорт бәйрәме- Актаныш районы башлыгы призына “ДЖИП СПРИНТ- 116” внедорожниклар ярышы узды. Татарстан, Мәскәү, Екатеринбург, Пермь, Удмуртия, Башкортстан, Самара һәм башка төбәкләрдән килүчеләр беренчелек өчен җан-фәрманга тырышты.

         Якташыбыз, күренекле эшмәкәр, хәйрияче "КамаТрансНефть" җәмгыяте директоры Рәдис Хашимовның инициативасы һәм иганәчелегендә әлеге ярыш җиденче тапкыр оештырыла.  

           Урыны инде һәммәбезгә дә билгеле: Иске Байсар һәм Чуракай авыллары арасындагы үзәндә, нәкъ тә автомашиналар узышы өчен махсус ясалган. Быелгы бәйгедә 60тан артык оста катнаша. Ә автотамашаны карарга килүчеләр саны меңнән артып китә. 

          “ДЖИП СПРИНТ- 116” Актаныш районын еракларда танытучы автобәйге. Узышны ачу тантаналы төстә, Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов сәламләвендә башланып китте. 

- Хөрмәтле  кунаклар, ярышта катнашучылар! Сезне Актаныш җирлегендә сәламлибез. Традициягә әверелгән ярышка ел саен яңа узышчылар килеп кушыла, яңадан-яңа форматлар уйлап табыла. Хыялларыгыз чынга ашсын. Дөньяларыбыз тыныч булсын, киләчәктә егетләребез исән-сау кайтып безнең белән бу ярышларны карасын, сәламәт булыгыз!-диде Ленар Рафак улы.

              Автоузыш буенча Россиянең спорт мастерлыгына кандидат  Рәдис Мөбарәк улы районда, республикада автоспортның зур үсеш кичерүен билгеләп үтте. Катнашучыларга уңышлар, тамашачыларга яхшы кәеф теләде. Бүгенге бәйгене гамәлгә куючылар- Актаныш муниципаль районы, Татарстан Республикасының Автоспорт федерациясе. 

Районыбызның сәнгать осталары да ачылышны ямьләп бер-бер артлы чыгыш ясады.

        “ДЖИП СПРИНТ- 116” чарасы алга таба танылган шоумен Зөлфәт Зиннуров алып баруы белән дәвам итте. 

Бәйгедән фоторепортажны әлеге сылтама аша карагыз- МАХСУС ФОТОРЕПОРТАЖ: БАЙСАРДА “ДЖИП СПРИНТ- 116” – 2023

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев