Такталачык укучылары беренче булып Карга боткасын үткәрде
Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында Такталачык мәктәп-интернатында “Карга боткасы” үтте.
Башлангыч сыйныф укытучылары Ф. М.Габдуллина һәм Ә.Г.Нәбиева борынгы йола турында сөйләделәр. Балалар белән татар халкының "Йөзек салыш" ,"Кулъяулык","Капкалы", "Кәрия - Зәкәрия" уеннарын уйнадылар.Музыкаль өлешне музыка укытучысы З. М. Гибадуллина алып барды.
Йомгак ясап шуны әйтәсе килә: борынгыдан килгән йолаларыбыз инде онытыла, юкка чыга баралар.Ул хәзинәләрнең күпчелек өлешен без бары тик халыкның үзеннән өйрәнеп, тел осталарын һәм йола белгечләрен сөйләтеп кенә белә алабыз. Шул вакытта гына безнең милли йөзебез, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз сакланачак.
Альбина Петрова, укытучы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев