Теннисчы якташыбыз Марат Солтанов Сочида үтәчәк Россия чемпионатында катнаша
26-28 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә өстәл теннисы буенча ир-егетләр hәм хатын-кызлар арасында Татарстан Чемпионаты булып узды.
Актаныш егете Марат Солтанов район данын яклап шәхси беренчелектә шәһәрләр арасында бронза медале,
авыл районнары арасында алтын, катнаш hәм парлы беренчелектә шәһәрләр арасында Татарстан Чемпионы исемен яулады. Марат җәй көне Сочи шәһәрендә үтәчәк Татарстан җыелма командасы составында Россия чемпионатына юллама алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев