Автобус бирсәләр, беренче урын ала идек
Милли мәдәният һәм традицияләр елына багышланган чаралар киң колач алды. 28 апрель көнне Минзәлә шәһәрендә районара турнир да Татарстан Республикасында игълан ителгән «Милли мәдәният һәм традицияләр елы» уңаеннан оештырылды.
Билбау көрәше ярышында Актаныш, Минзәлә, Тукай, Зәй районнарыннан, Чаллы шәһәреннән төрле милләт вәкилләре катнашты. 100 гә якын яшь спортчы арасында районыбыз данын Пучы балалар иҗат үзәгенең "Нур Баян" командасы яклады.
Фронтовик шагыйрь, якташлары Нур Баян исемен йөртүче команда мактаулы өченче урынга лаек булды.
Үз авырлык үлчәүләрендә Хөснетдинов Рөстәм, Шәйхетдинов Сәид I урынны яулый. Шәмсиев Ильяска II урын бирәләр. Ә Секунов Эмиль махсус приз белән хөрмәтләнгән.
Пучы балалар иҗат үзәге җитәкчелеге көрәшчеләрне районкүләм оештырылган ярышларгагына түгел, башка төбәк-районнарда үткәрелгән бәйгеләргә дә катнаштырырга тырыша. Бала ярышларга күбрәк йөргән саен чарлана, тәҗрибә туплый, дигән фикердә алар. "Кызганыч, команданы 15 көрәшчедән туплаган идек. Техника булмау сәбәпле бары 7 укучы белән генә Минзәләгә бара алдык. Тулы команда булганда, бәлки җиңүче дә була алыр идек", ди остазлар.
Ни генә булмасын, райондашларыбыз сынатмаганнар, уңышлары белән остазларын куандырганнар. Яшь көрәшчеләргә алда да көрәш юлыннан тайпылмыйча яңадан-яңа үрләргә ирешүләрен теләп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев