«Теплосервис» ҖЧҖ директоры Дилфат Нәгыймов ун райондашыбызны «Актаныш таңнары» газетасына яздырды
Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Рафак улы Зариповның игелекле гамәле- «Актаныш таңнары»на ун кешесен яздыруы турында хәбәр иткән идек. Әлеге игелекле гамәлгә башка җитәкчеләребез дә үзләренә өлге итеп алды. Бүген «Теплосервис» ҖЧҖ директоры Дилфат Мисхәт улы Нәгыймов 2026 елның беренче яртыеллыгына район газетасына ун райондашыбызны яздырды.
Дилфат Нәгыймовның хәйрия башлангычы нәтиҗәсендә райондашларыбыз «Актаныш таңнары» газетасын даими рәвештә алып укый алачак.
Мондый игелекле гамәлләр җирле матбугатны саклау һәм үстерүгә, шулай ук район халкын тормышның актуаль вакыйгалары турында ышанычлы мәгълүмат белән тәэмин итүгә зур өлеш кертә.
«Актаныш-информ» ММҮ район басмасын хуплаучы җитәкчеләргә ихлас рәхмәтен белдерә һәм оешма-предприятиеләр җитәкчеләрен әлеге матур традициягә кушылырга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев