Тукай урамында кышкы әкият
Актанышның Тукай урамында яшәүче Рөстәм Мөхәммәтҗанов йорты янында Яңа ел рухын тудырып, матур кар сыннары — Кыш Бабай һәм Кар кызы пәйда булды. Халык остасы скульптураларга инде тиешле форма биргән, ә хәзер әкияти образларны буяп, эшен тәмамлау өстендә.
Рөстәм Мөхәммәтҗанов үз урамын икенче ел рәттән бизи. Аның сүзләренчә, тирә-юньдәгеләргә бәйрәм кәефе бүләк итү теләге кар сыннары ясауга төп сәбәпче.
«Урамыбызны матурларга, кешеләргә бәйрәм рухы бүләк итәргә булдым. Мондый эш белән шөгыльләнүчеләр күп түгел. Күршеләргә бик ошады — килеп рәхмәт әйттеләр», — ди ул.
Кар сыннары ясау зур тырышлык һәм сабырлык таләп итә. Әлеге фигуралар останың үзеннән дә биегрәк килеп чыккан: ул аларның йөз-кыяфәтен, кулларын җентекләп ясаган, образларга җан өргән. Бүгенге көндә Кыш Бабай кызыл кафтаннан, ә Кар кызы зәңгәр күлмәк киеп урамнан узучыларны сәламли.
Сыннар ясау осталыгы, Рөстәмнең әйтүенчә, аңа дәү әтисеннән күчкән. Ул заманында данлыклы балта остасы булган. Рөстәм үзе Башкортстанның Илеш районы Кыпчак авылыннан, аның гаиләсендә матур итеп Яңа елны каршы алу традициясе күптәннән яшәп килә.
«Һәр елны Яңа ел алдыннан әни белән кар сыннары ясый идек. 31 декабрьдә күршеләрне җыеп, капка төбендә чәй эчеп, коймаклар пешерә идек. Хәзер бу традицияне әнием белән энем дәвам итә», — дип сөйләде ул.
Яңа 2026 ел алдыннан Рөстәм Мөхәммәтҗанов барлык Актаныш халкына тынычлык, ныклы сәламәтлек һәм гаилә бәхете тели, киләсе ел шатлыклы вакыйгаларга бай булсын, ди.
103 нче янгын сагы бүлегендә хезмәт куючы Рөстәм Мөхәммәтҗановка әлеге матур башлангычы, тырышлыгы һәм авылыбызга бәйрәм мохиты тудырудагы өлеше өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Аның тормыш иптәше Гүзәл һәм улы Данияр белән тату гаиләдә нәсел традицияләрен дәвам итүен телибез, ә халык иҗаты җәүһәрләре алга таба да район халкын сөендереп торсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев