Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

Яңа елга — яңа өметләр белән

Күҗәкә авыл китапханәсендә эшләп килүче хатын-кызлар кызыксынулар берләшмәсе чираттагы ел эшчәнлегенә йомгак ясады. 23 декабрь көнне китапханәдә җылы һәм күңелле бәйрәм кичәсе уздырылды.

Очрашу кичәсе күтәренке рухта үтте. Апаларыбыз рәхәтләнеп күңел ачтылар, кызыклы уеннарда катнаштылар, Яңа елга багышланган җыр-шигырьләрне искә төшерделәр. Лениза Маннапова, Ләлә Гумерова, Энҗе Садыйкова, Фәнәвис Ахунов башкаруындагы җырлар бәйрәмгә аеруча ямь өстәде.

Кичә барышында катнашучылар 2025 елда үзләре яратып укыган китапларны бер-берсенә тәкъдим иттеләр, «Сөембикә» журналының яңа саны белән таныштылар. Лотерея уенында исә һәркем бүләк отып, бәйрәм кәефен тагын да күтәрде.

Әлеге чараны оештыруда Хайбиевлар эшмәкәрләр гаиләсе матди ярдәм күрсәтеп, изге эшкә үз өлешен кертте.

Бу очрашу кичәсеннән һәркем күтәренке кәеф, якты уй-фикерләр һәм изге теләкләр белән таралышты. Безнең барыбызның да теләге бер: дөньялар тынычлансын, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез исән-сау җиңү яулап кайтсыннар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев