ЮХИДИ җитәкчеләре «Актаныш-информ» журналистларын Яңа ел белән котлады
Бүген Актаныш ЮХИДИ башлыгы Ренат Шәмсиев һәм Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова «Актаныш-информ» редакциясе коллективын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
Район юл инспекторлары һәм журналистлар тыгыз хезмәттәшлектә эшли, Актаныш районы халкы файдасына бергәләп хезмәт куя. 2025 елда уртак эш нәтиҗәсендә юл-транспорт һәлакәтләре саны сизелерлек кимегән.
«Бу уңай динамика — инспекторлар һәм җирле матбугатның бердәм эш нәтиҗәсе», — дип билгеләп үтте Ренат Радикович, журналистларга хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдереп.
Ул шулай ук барча райондашларга уңышлы һәм тыныч Яңа ел бәйрәмнәрен теләде. Әйе, юлларда һәлакәтләр булмасын, район халкы кая гына барса да, имин һәм хәвеф-хәтәрсез йөрсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев