Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бергәләп сөеник

Бүген Янгын сагы хезмәткәрләре көне!

Халык хуҗалыгы, шәхси йортларда яшәүчеләр ел саен янгыннарда миллионлаган сумлык матди байлыкларын югалта. Янгыннар урманнарга, тереклек ияләренә дә әйтеп бетергесез зыян сала. Иң аянычлысы - аларда кешеләрнең гомерләре өзелә. Янгын сакчылыгы хезмәте булмаса, матди зыян санап бетергесез булыр иде.

Хөрмәтле 103 нче янгын сагы хезмәткәрләре!

Сезнең хезмәткә янгыннарны профилактикалау, ут чыкканда кешеләрне һәм милекне саклап калу, аларның тормышына имин шартлар булдыру эшләре буенча җаваплы бурычлар йөкләнгән. Осталык, кыюлык, беренче чакыру белән ярдәмгә килергә әзер булу, куркыныч шартларда бердәм хезмәт кую районда яшәүчеләрдә сезгә карата олы хөрмәт хисләре уята.

Сез, бәйрәм һәм ял көннәрендә тәүлекләр буе кизү торып, янгынга каршы гына түгел, аларны булдырмау максатында да зур профилактик эш алып барасыз, халык белән дә очрашасыз, әңгәмәләр оештырасыз, урыннарда янгын сүндерү инвентарьларының торышын тикшереп торасыз. Сез ел тәүлегенең теләсә кайсы вакытында "кайнар нокта"га чыгып китәргә әзер. Шуңа күрә дә сезнең хезмәтегез халык арасында зур хөрмәткә лаек.

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан үзегезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, хезмәтегездә уңышлар, бәхет-шатлык телибез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев