30 август 2025 яңалыклары
-
Актанышта Республика көненә багышланган бәйрәмдә махсус хәрби операция батырларын, аларның гаиләләрен хөрмәтләделәр
Бүген Актанышта Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү кысаларында тантаналы чара узды. Район башлыгы Ленар Зарипов бәйрәмгә килгән актанышлыларны ихлас котлап, тынычлык һәм бердәмлек теләде.
-
Актанышның «Җәмигъ» мәчете чирек гасыр иман һәм изгелек сагында!
Актанышның үзәк «Җәмигъ» мәчете 25 еллык юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнә һәм райондашларны әйләнә-тирәсен төзекләндерүдә ярдәмгә чакыра.
-
Актаныш районы авыл җирлекләре башлыкларына машиналар тапшырылды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә яңа эш автомобильләре ачкычларын тапшырды.
-
Акианыш районы игенчесе Татарстан рәисе белән очрашуда катнашты
Татарстан Республикасы көне алдыннан республика рәисе Рөстәм Миңнеханов бөтен Татарстанның алдынгы хезмәтчәннәре белән очрашу үткәрде. Бәйрәм кунаклары арасында райондашыбыз «Нигез» хуҗалыгы агрономы Рузил Зәкиев та бар иде.
-
Кәбестәле салат
«Күрше-тирә пенсионерлар исеменнән шалтыратам сезгә. Үткән елның август санында басылган кәбестәле салат ясау ысулын кабатлап бирегез әле. Узган көздә ясаган идек, бик тәмле булды», дип язалар безгә укучыларыбыз. Хөрмәтле хуҗабикәләр! Әлеге рецептны эзләп табып, сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
-
Татарстанда илкүләм проект буенча 10 мәктәп төзекләндерелгән
Татарстанда илкүләм проект буенча 10 мәктәп төзекләндерелгән Татарстан Республикасында «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты буенча 2025 – 2027 елларда Казанда һәм Чаллыда ике мәктәп төзү планлаштырылган.
-
Татарстанда «Игътибар-балалар!» профилактик чарасы башлана
1 сентябрьдән ДАИ хезмәткәрләре мәгариф учреждениеләре янында рейдлар үткәрәчәк.
-
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов халкыбызны республика көне белән котлый
Республика көне - республика, район халкының тынычлыгын, иминлеген, һәм бердәмлеген символлаштыручы зур бәйрәм ул.