Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Актанышның «Җәмигъ» мәчете чирек гасыр иман һәм изгелек сагында!

Актанышның үзәк «Җәмигъ» мәчете 25 еллык юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнә һәм райондашларны әйләнә-тирәсен төзекләндерүдә ярдәмгә чакыра.

Быел Актаныш авылының  үзәк «Җәмигъ» мәчете үзенең халыкка хезмәт итә башлавына 25 ел тулуны билгеләп үтә. Гыйбадәтханәне ачу тантанасы 2000 елның 1 сентябрендә булган иде, һәм шуннан бирле ул район мөселманнарын берләштерүче чын рухи үзәккә әверелде.

Мәчетнең 20 еллыгын 2020 елда зурлап бәйрәм итү планлаштырылган иде, әмма пандемия үз төзәтмәләрен кертте. Хәзер, 25 еллык юбилей алдыннан, мәчетебездәге дин әһелләре, мөселман кардәшләребез бәйрәмгә актив әзерлек эшләре алып бара. Быелгы җәйдә мәхәллә кешеләре инициативасы һәм аларның актив ярдәме белән мәчет тирәсен төзекләндерү эшләре башланды: тротуар алыштырылды, искесен алып яңасы җәелде, территорияне тәртипләүдә зур эш башкарылды. Эшләрне төгәлләү өчен җирне тигезләргә һәм газоннар түшәргә кирәк.

— Бу безнең хөрмәтле райондашларыбыз, авылдашларыбыз, якташларыбыз өчен Аллаһы йортын төзекләндерүгә катнашып, Аллаһы Тәгаләдән савап алу өчен менә дигән мөмкинлек,- ди  Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин. - Бу изге эштән читтә калмаган һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Сезнең җибәргән сәдака акчагыз бары тик изге эшләргә генә китә.

Халыкка уңайлы булсын өчен мәчеткә килеп керү белән махсус иганә тартмалары урнаштырылган, шулай ук телефон ярдәмендә акчаларны тиз һәм куркынычсыз күчерергә мөмкинлек бирә торган QR-код урнаштырылган. Мәчетнең исәп-хисап счеты ярдәм итәргә теләүчеләр өчен ачык.

- Хәйриячелек гомерне озайта, хәтта ихлас ният белән бирелгән кечкенә генә сәдака да Аллаһы каршында зур кыйммәткә ия була. Сезнең ярдәмегез бу тормышта да, мәңгелек дөньяда да шатлык китерсен, - дип өсти хәзрәт.

Юбилейны яңартылган һәм каралган хәлдәге мәчеттә каршылау өчен, көзге яңгырларга кадәр барлык эшләрне төгәлләү мөһим. Төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң, мәчетнең 25 еллыгын тантаналы рәвештә Казандагы Диния нәзарәтеннән хөрмәтле кунаклар чакырып бәйрәм итү планлаштырыла.

«Җәмигъ» мәчете киләчәктә дә халкыбызга хезмәт итсен, иман, игелек һәм шәфкатьлелек үзәге булып калсын. Аллаһыбыз изге эшләребезне һәм тырышлыгыбызны кабул итсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев