Кәбестәле салат
«Күрше-тирә пенсионерлар исеменнән шалтыратам сезгә. Үткән елның август санында басылган кәбестәле салат ясау ысулын кабатлап бирегез әле. Узган көздә ясаган идек, бик тәмле булды», дип язалар безгә укучыларыбыз. Хөрмәтле хуҗабикәләр! Әлеге рецептны эзләп табып, сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
1әр килограмм кәбестә, кишер, болгар борычы, помидор, суган, 2шәр аш кашыгы тоз һәм шикәр комы, 300 грамм сыек май, кара борыч, лавр яфрагы салып, 30 минут кайнатырга. Сүндерергә 10 минут кала аш серкәсе салырга. Банкаларга тутырып капларга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев