Актаныш

Актаныш районы

16+
Бәхет кошы — хезмәттә

Акианыш районы игенчесе Татарстан рәисе белән очрашуда катнашты

Татарстан Республикасы көне алдыннан республика рәисе Рөстәм Миңнеханов бөтен Татарстанның алдынгы хезмәтчәннәре белән очрашу үткәрде. Бәйрәм кунаклары арасында райондашыбыз «Нигез» хуҗалыгы агрономы Рузил Зәкиев та бар иде.

Рузил Фирдәвис улының республика башкаласына сәфәре бәйрәм вакыйгаларының дәвамы булды. Әле күптән түгел генә ул агрономнар арасында узган дәрәҗәле Бөтенроссия  ярышында катнашты, конкурсның барлык этапларын да уңышлы үтеп, 1 урынны яулап, җиңүче булды. Бу югары бүләк Рузил Зәкиевнең шәхси казанышы гына түгел, бөтен районыбыз өчен горурлык та. Аны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев