Актаныш

Актаныш районы

16+
Экология

10 елга алдан: Татарстанда республиканың аучылык биләмәләрен урнаштыру, алардан файдалану һәм саклау схемасын әзерләү эше төгәлләнде

2025 елда тармак өчен мөһим вакыйга булды: республика Фәннәр академиясе «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләрне кертү үзәге» ДБУ белән берлектә киң колачлы фәнни тикшеренүне тәмамлады.

 

 

 

 

 

​Аның нәтиҗәсе «Республиканың аучылык биләмәләрен урнаштыру, алардан файдалану һәм саклау схемасы» – территориаль аучылык төзелеше документын әзерләү өчен материаллар булды.

​Эш барышында белгечләр кыргый хайваннарның яшәү урыннарын җентекләп өйрәнделәр һәм шуның нигезендә аучылык биләмәләренең сыйфатын бәяләүне (бонитет) яңадан карадылар.

​Йомгаклау коллегиясендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе аучыларны документ белән игътибар белән танышырга һәм үз эшчәнлекләрен яңа нормалар нигезендә төзәтергә өндәде. Әлеге документ – якындагы 10 елга (2036 елга кадәр) аучылык хуҗалыгы белән идарә итү һәм үстерү өчен төп документ.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев