Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

29 мартта Актанышта чисталык икеайлыгы өмәләренә старт бирелә

29 март, җомга көнне Актанышта чисталык икеайлыгы кысаларында өмәләр башланып китә.

Аның тәүгесе йорт һәм бина яннарын, урамнарны, җәяүлеләр юлларын, парк һәм скверларны кардан арындыруга йөз тота. Шулай ук кар астыннан калкып чыккан "чүп умырзаяларын" җыеп тирә-ягыбызны чистарту зарур. Оешма-учреждение коллективлары үзләре эшләгән биналарның тирә-ягын һәм билгеләнгән участокларны чистартырга тиеш. һәркем үз территориясендә тәртип булдыруга өлеш кертсә, язны яхшы кәеф һәм чисталык белән каршы алырбыз.

Актаныш районы матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев