Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

«Алтын бәке» - Актанышбаш бренды!

Һәр елдагыча, матур һәм күңелле традициягә тугры калып, бүген дә Актанышбаш җирлегенең Чөгәнә авылы янындагы халкыбыз телендә Иске Иделнең ярында иртәннән алып бәйрәм кәефе, бәйге азарты сизелде.

 Иң тәүдә конкурсантлар теркәү үтеп, тезелешеп бастылар, аларга ярыш шартларын аңлатып үттеләр. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов һәвәскәр балыкчыларны, җанатарларны һәм тамашачыларны иң элек сәламләп үтеп, уңышлар яулауны теләде. "Илебез чикләре тыныч, күк йөзебез аяз булсын иде. Махсус хәрби операциядә катнашкан яугирләребез тизрәк туган җиргә кайтсын иде!" дигән изге теләкләрен җиткерде. Алга таба сүз - Актаныш районының аучылык җәмгыяте рәисе, ярыш хөкемдары Ильяс Галләмовка тапшырылды. Барлыгы - 100 якын балыкчылар катнашу теләге белдергән. Аларның яшәү геолокациясе төрлечә. Әмма барысы да балыкчылыкны бик ярата.

Балык тоту күпләр өчен хобби, яраткан мавыгу гына түгел, ә чын-чыннан релакс. Райондашлар бик күп җыелган, күпләр балалары һәм оныклары белән чыкканнар. 

Менә, иксез-чиксез Иделнең боз катламында ярышу башланып китте.

Дәвамы, бәйрәм ярышыннан тулысынча язмабыз әзерләнә, дуслар! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев