2026 елның 20 апрелендә Актаныш урманчылыгы җитәкчелегендә Тыңламас авылы каршындагы аланда кадет мәктәбе укучылары катнашында агач утырту акциясе уздырылган иде. Укучылар биредә нарат үсентеләре утыртып, аланның яшеллек мәйданын киңәйтүгә үз өлешләрен керттеләр.
Агач утырту белән генә эш тәмамланмый. Яшь үсентеләрнең тамыр җәеп, ныгып китүе өчен аларны беренче елларда аеруча игътибар белән тәрбияләү кирәк. Агачлар арасында үскән үләннәр үсентеләргә дым, туклыклы матдәләр һәм яктылык өчен көндәшлек тудырырга мөмкин. Шуңа күрә агач рәтләрен вакытында чүп үләннәреннән арындыру мөһим.
Бүген Тыңламас авылы каршындагы аланда шундый эш башкарылды. «Коммунсервис» МУПының махсус техникасы ярдәмендә кадет мәктәбе укучылары утырткан нарат рәтләре үләннәрдән чистартылды. Техника ярдәмендә рәтләр арасындагы үләннәр чабылып, яшь агачларның үсүе өчен уңай шартлар тудырылды.
Яшь наратларның бүгенге торышы — аларны утырткан кешеләрнең генә түгел, ә аларны алга таба карап-тәрбияләп торучыларның да хезмәте нәтиҗәсе. Үсентеләрне саклау, аларга тиешле шартлар булдыру киләчәктә биредә матур һәм яшел наратлык формалаштыру өчен мөһим.
Кадет укучыларының язын башлаган игелекле эше шулай итеп дәвам итә. Бүген алар утырткан үсентеләр инде тәрбия һәм игътибар таләп итә. Әлеге аланда башкарылган эшләр табигатьне саклауга, район территориясен яшелләндерүгә һәм яшь буында туган җиргә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Нет комментариев