Күңелле очрашулар
2 нче апрель көнне 5 нче санлы «Кояшкай» балалар бакчасында Кошларны каршы алуга багышланган бик тә файдалы һәм күңелле чара узды. Бәйрәмебезгә кунак итеп Минзәлә урманчылыгына караган Актаныш участогы вәкилләре — Әхмәтгалиев Әгъзәп һәм Гарипов Расих чакырылган иде.
Чара икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркеме балаларының җылы сәламләве белән башланып китте. Алар кунак абыйларга матур җырларын, дәртле биюләрен бүләк иттеләр, тапкырлыкларын да күрсәттеләр.
Бәйрәмгә әзерлек алдан ук башланды: бакчабыз балалары әти-әниләре белән берлектә сыерчык оялары ясадылар, табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә үз өлешләрен керттеләр.
Үз чиратында, урманчы абыйлар да буш кул белән килмәде. Алар балаларга татар телендә әзерләнгән, матур бизәлешле һәм бай мәгълүматлы белешмәлекләр тараттылар, үз һөнәрләре турында кызыклы итеп сөйләделәр. Шулай ук табигатьне бергәләп сакларга, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә өндәделәр. Сыерчык оялары ясаган балаларга «Рәхмәт хаты» тапшырылды.
Әлеге чара гади күңел ачу гына түгел, ә балалар өчен зур тәрбияви әһәмияткә ия булган истәлекле очрашуга әверелде.
«Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе
Исламова Эльвира Дилүс кызы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев