Татарстанда 15 декабрьдән ел саен үткәрелә торган «Чыршы» операциясе башланды
Татарстан Республикасында 15 декабрьдән урманнарны Яңа ел алдыннан саклауга юнәлдерелгән ведомствоара оператив-профилактик чара — «Чыршы» операциясе старт алды. Әлеге эш «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла һәм 2025 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле бүлеге җитәкчесе Айрат Әхмәтов республика халкын җаваплылык күрсәтергә һәм Яңа ел чыршыларын тик махсус сәүдә нокталарыннан, тиешле документлары белән генә сатып алырга чакырды.
«Урманнарыбызны саклау — безнең уртак бурыч. Әйдәгез, табигатькә сакчыл караш күрсәтик», — дип ассызыклады ул.
Чыршыларны законсыз кисү өчен административ җаваплылык каралган:
— гражданнарга — 3 меңнән 4 мең сумга кадәр,
— вазифаи затларга — 20 меңнән 40 мең сумга кадәр,
— юридик затларга — 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф салына.
Моннан тыш, закон бозучылар китерелгән зыянны капларга тиеш. Зыян суммасы һәр очракта аерым исәпләнә. Әгәр зыян күләме 5 мең сумнан артып китә икән, РФ Җинаять кодексының 260нчы маддәсе нигезендә җинаять җаваплылыгы да карала.
Закон бозу очраклары турында урман саклауның туры линиясе — 8-800-100-94-00 телефонына яки ГБУ РТ «Лесопожарный центр» диспетчер хезмәтенә 8 (843) 221-37-95 номеры буенча хәбәр итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев