Актаныш

Актаныш районы

16+
Экология

Татарстанда 2025 елда 3 мең гектарга якын урман мәйданы торгызылган

Татарстан Республикасында 2025 ел нәтиҗәләре буенча урман хуҗалыгы тармагында зур эш башкарылган. Быел республикада 2,8 мең гектар мәйданда урманнар торгызылган. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Киләчәк утыртуларны тәэмин итү максатыннан төп урман барлыкка китерүче агач токымнарының 12,1 тонна орлыгы әзерләнгән. Моннан тыш, 32,6 миллион данә стандарт утырту материалы үстерелгән. Бу күрсәткечләр республикада урман ресурсларын саклау һәм арттыру юнәлешендә системалы эш алып барылуын дәлилли.

Федераль урман күзәтчелеге кысаларында 3 мең контроль һәм профилактик чара, шулай ук урман фонды җирләрендә 33,7 мең патрульләү үткәрелгән. Рейдлар нәтиҗәсендә урман законнарын бозуның 99 очрагы ачыкланган.

Урман хуҗалыгында технологик үсешкә дә аерым игътибар бирелә. Бүгенге көндә министрлык карамагында 37 берәмлек очкычсыз һава суднолары (БПЛА) бар. Соңгы өч елда тармакның якынча 100 белгече пилотсыз очкычлар белән идарә итү буенча махсус укулар узган. Министрлык вәкилләре һәр карамактагы учреждениедә квалификацияле БПЛА операторы булдыру мөһимлеген ассызыклады.

Йомгаклау утырышында 2026 елга төп бурычлар да билгеләнде. Алар арасында контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең сыйфатын арттыру, янгын куркынычы сезонына тулы күләмдә әзерлек, урман-патологик тикшеренүләр үткәрү, шулай ук авыл хуҗалыгы өчен яраксыз җирләрне урман фонды составына кертү мәсьәләләре бар.

Тармак министры Равил Кузюров билгеләп үткәнчә, 2025 ел Татарстан урман хуҗалыгы өчен уңышлы булган: барлык төп күрсәткечләр үтәлгән, куелган максатларга ирешелгән.

Шулай ук республикада урман үсемлекләре орлыкларын җыю кампаниясе тулысынча тәмамланган. Барлыгы 2025 елда 12,1 тонна орлык әзерләнгән. Иң зур өлеш имән орлыкларына туры килә — 10,1 мең килограмм. Аннан соң нарат — 601,9 кг, каен — 807 кг, чыршы — 69,3 кг, ясень — 500 кг, лиственница — 38 кг орлыгы җыелган.

Әлеге эшләр Татарстанда урманнарны саклау, торгызу һәм киләчәк буыннар өчен табигый байлыкларны арттыру юнәлешендә максатчан сәясәт алып барылуын күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев