Актаныш

Актаныш районы

16+
Экология

Татарстанның Экология министрлыгы вәкилләре Югары Яхшый мәктәбенә килде

17 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Экология министрлыгыннан кунаклар килде, зур гына чара оештырылды. Кунакларны мәктәп бакчасында үстерелгән җиләк-җимешләрдән ясалган күргәзмәләр каршы алды.

Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбендә балаларга экологик белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә шактый эш башкарыла.

 Алар мәктәпнең экология юнәлешендә башкарган эшчәнлеге белән таныштылар, фикерләре белән уртаклаштылар. География-биология укытучысы Рәзилә Ринас кызы җитәкчелегендә укучылар күп кенә конкурсларда катнашып, алдынгы урыннарны яулыйлар. ТР Экология министрлыгының экологик белем бирү бүлегенең 1 нче разрядлы белгече Марислова Юлия Олег кызы белән берлектә экодәрес уздырылды, презентацияләр күрсәтелде.

Төрле конкурсларга катнашырга өндәде, кайберләре белән якыннанрак таныштырды. Аннары чара табигатьтә дәвам итте. “Табигать белгечләре” дип исемләнгән квест-уен оештырылды. Балалар төрле станцияләрдә биремнәр башкардылар. Дәүләт инспекторлары Идрисов Руслан Альфрид улы, Мөхәммәтшина Эльвира Салихҗан кызы да үзләренең җылы фикерләрен җиткезделәр, эшчәнлеккә яхшы бәя биделәр. Алар «Росприроднадзор»ның рәхмәт хатын тапшырып киттеләр.

Чара бик күңелле, мавыктыргыч иң мөһиме- файдалы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев