Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Урман көне уңаеннан файдалы очрашу үткәрдек

21 март көнне Актаныш районының Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Минзәлә урманчылыгы Актаныш участогының урманчылык мастеры Рәмис Рифкат улы Хисамов белән укучыларының очрашуы булды.

Укучылар белән очрашуда Рәмис Рифкать улы урманнарның кеше тормышындагы әһәмияте, агачлар үстерү һәм аларны карау турында сөйләде. Әңгәмә барышында урман мастеры урманнарга сакчыл караш темасына зур игътибар бирде. Укучылар кызыксынып тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Әлеге очрашудан балалар бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Бәлки, киләчәктә аларның берәрсе дә үз тормышын урманга багышларга, урман хуҗалыгы хезмәткәре һөнәрен сайларга теләр, дигән өметтә калабыз.

Даими авторыбыз, Аккүз мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Розалия Җәмилова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев