Актаныш

Актаныш районы

16+
Экология

«Утны туктат!» Бөтенроссия янгынга каршы кампаниясе башланды

Россиядә «Утны туктат!» («Останови огонь!») Бөтенроссия янгынга каршы кампания старт алды. Аның төп максаты – техноген табигать янгыннары, шул исәптән коры үләнне рөхсәтсез яндыру нәтиҗәсендә килеп чыккан янгыннар куркынычын киметү.

Актаныш урманчылыгы хезмәткәрләре район халкына урманнарда һәм аларга терәлеп торган участокларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый үтәргә кирәклеген искә төшерә. Узган елгы үләннәрне трмалау, чистарту, яфракларны урманнан еракта, махсус билгеләнгән урыннарда гына яндыру, күмер калдыкларын күзәтүсез калдырмау, сүндерелмәгән тәмәке калдыкларын һәм шырпыларны теләсә кайда ыргытмау сорала. Коры, җилле һава торышында яки шторм кисәтүе вакытында теләсә нинди ут кабызу белән бәйле эшләр тыела.

Басуларда, йорт, каралты-кура тирәсендә, бакчаларда һәм башка участокларда корыган үсемлекләрне рөхсәтсез яндыру – язын урман янгыннарының төп сәбәбе. Мондый гамәлләр катгый тыела.

Ел саен Россиядә янгыннар 2 миллион гектар урманны юк итә – бу агач кисүдән дә ике тапкыр күбрәк сан. Урманнарның иминлеге һәркемгә бәйле: табигатьтәге 10 янгынның 9ы кеше гаебе белән килеп чыга.

Һәрберебез урманнарны саклауга, янгыннардан кисәтүгә үз өлешебезне кертергә бурычлы. Янгын чыккан очракта 112 (бердәм хәл итү хезмәте) бердәм телефон номеры буенча шалтыратыгыз.


Табигатебезне янгыннардан саклыйк!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев