Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

02 хәбәр итә

1 ноябрьдән 14 ноябрьгә кадәр район полиция бүлегенең кизү бүлекчәсендә барлыгы 100 хәбәр теркәлде. Түбәндәге фактлар буенча җинаять эше кузгатылды: - 1 ноябрь. 1983 елгы гражданның Әҗәкүл авылында төзелеп бетмәгән йортыннан 8 данә такта урлыйлар. 3200 сумлык зыян килә. - 3 ноябрь. Билгесез кешеләр Актаныш авылында урнашкан Балалар иҗат үзәге...

1 ноябрьдән 14 ноябрьгә кадәр район полиция бүлегенең кизү бүлекчәсендә барлыгы 100 хәбәр теркәлде.
Түбәндәге фактлар буенча җинаять эше кузгатылды:
- 1 ноябрь. 1983 елгы гражданның Әҗәкүл авылында төзелеп бетмәгән йортыннан 8 данә такта урлыйлар. 3200 сумлык зыян килә.
- 3 ноябрь. Билгесез кешеләр Актаныш авылында урнашкан Балалар иҗат үзәге каршындагы керамикадан ясалган гном сынын ватып китәләр. Килгән зыян - 4200 сум. Вандализм буенча җинять эше кузгатылды.
- 4 ноябрьгә каршы төндә "Янаул" хуҗалыгының сарык фермасыннан 1 баш сарык югала.
- 7 ноябрьгә каршы төнне билгесез кешеләр Такталачык авылында яшәүче 1936 елгы әбинең өенә үтеп кереп, аны сугып, 6 мең сум акчасын алып чыгып китәләр. Гаеплеләрне ачыклау буенча тикшерү дәвам итә.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 21 ноябрь, 2012 92 (9735) санында
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев