Актаныш район суды 30 яшьлек җирлектә яшәүчегә карата хөкем карары чыгарган. Ир-ат исерек хәлдә кабат транспорт чарасы белән идарә иткән өчен хөкем ителгән.
Тикшерү барышында ачыкланганча, әлеге ир-ат моңа кадәр дә исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен хөкем ителгән булган. Актаныш район судының 2023 елның 15 сентябрендәге карары нигезендә аңа 200 сәгать мәҗбүри эш һәм ике ел дәвамында транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү җәзасы билгеләнгән.
Актаныш район суды ир-атны Россия Федерациясе Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаятьне кылуда гаепле дип таныган.
Хөкем карары нигезендә ул 1 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасына тартыла. Җәза шартлы рәвештә, 3 ел сынау срогы белән билгеләнгән. Моннан тыш, ир-ат 3 ел дәвамында транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.
«Хендэ Крета» автомобиле дәүләт кеременә конфискацияләнгән.
Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.
Материал Актаныш районы прокуратурасы мәгълүматлары буенча.
Фото: ясалма фәһемнеке
Нет комментариев