Аллаһ сакласын: Яшүсмерләргә ташланганнар...
Чаллыда полиция яшүсмерләргә ташланган ир белән хатынның шәхесләрен ачыклый. Конфликт ЗЯБ бистәсе йорты ишегалдында килеп чыга.
Социаль челтәргә ЗЯБ бистәсенең 17/05А йорты подъездларының берсендә яшәүче яшүсмерләр һәм ир белән хатынның арасында конфликт төшерелгән видео эләккән. Бу ир белән хатын — пар икән.
Кызлар подъезд янындагы эскәмиядә утыралар һәм самокатлы ике малай белән аралашалар. Хатын узып барышлый яшүсмер кызларга мыскыллау сүзе белән дәшә. Шул ук вакытта «түбән социаль җаваплы хатын-кызны» аңлата торган хурлыклы сүзне берничә тапкыр кабатлый. Яшүсмерләрнең «Ә без нәрсә эшләдек?» дигән соравына хатынкай: «Ә менә минем ирем», — ди. Ул янына озак тормыйча килеп җиткән ир-атны кызларның берсенә суга, әшәке сүзләр өермәсен яудыруны да чын ир-атка хас гамәл дип саный, ахры...
Аннары кызларның берсен, мөгаен, бу хатынга берәр сүз әйткәндер, чәченә тотоына... Яшүсмер егетләр дә дус кызлары яныннан китәргә ашыкканнар...
«Зыян күрүчеләр гариза белән полициягә мөрәҗәгать иткән, ул теркәлгән, хәзер тәртип бозучыларның шәхесләре билгеләнә», — дип хәбәр итәләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы буенча идарәсендә.
Бу хакта «Челнинские известия» сайтында коллегабыз Эльвира Мөхәммәтдинова яза.
Фото: «Челнинские известия» сайтындагы видеодан скриншот.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев