Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесен тоткарлаганнар
Кеше һәм закон

Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесен тоткарлаганнар

Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаковны 2,6 млн сум урлаган өчен тоткарлаганнар.

2017 елда җирле Экология департаменты, аның директоры Исхаков исеменнән, һәм «Тандем+» ҖЧҖ фирмасы арасында 5 карьерны рекультивацияләүгә 2,6 миллион сумга контракт төзелгән.   

Тик, көч структуралары хезмәткәрләре исәпләвенчә, «Тандем+» фирмасы директоры җинаятьтәшләре белән башкарылган эш турында ялган документлар ясаган, ә акчаны үзара бүлешкәннәр.

Аеруча зур күләмдә мошенниклык буенча җинаять эше кузгатылды.


Нет комментариев