Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Җир законнарын бозган өчен штраф күләме бик күпкә артты

2015 елның 20 мартыннан Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодекска үзгәрешләр кертелде һәм алар, беренче чиратта, җир законнарын бозган өчен җаваплылыкны көчәйтүгә юнәлтелгән. Моңа кадәр җир участогыннан үз белдегең белән яки законда каралган хокукларың булмаган килеш файдаланган өчен аерым кешеләргә - 500-1000, вазыйфаи затларга - 1000-2000, юридик затларга. 10-20...

2015 елның 20 мартыннан Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодекска үзгәрешләр кертелде һәм алар, беренче чиратта, җир законнарын бозган өчен җаваплылыкны көчәйтүгә юнәлтелгән.
Моңа кадәр җир участогыннан үз белдегең белән яки законда каралган хокукларың булмаган килеш файдаланган өчен аерым кешеләргә - 500-1000, вазыйфаи затларга - 1000-2000, юридик затларга. 10-20 мең сум күләмендә штраф каралган булса, бүген алар бик нык артты. Аерым кешеләргә аның күләме - 5-10 мең, вазыйфаи затларга - 20-50 мең, юридик затларга 100-200 мең сум тәшкил итә. Болар җирнең кадастр бәясе билгеләнмәгән очракта кулланыла.
Хәзер җирнең кадастр бәясеннән чыгып билгеләнә торган административ штрафлар да кертелде. Аерым кешеләр өчен ул җир участогының кадастр бәясенең 1-1,5 проценты күләмендә салына, әмма 5 мең сумнан да ким түгел. Вазыйфаи затларга ул кадастр бәясенең 1,5-2 проценты кадәр, әмма 20 мең сумнан да ким булмаган күләмдә салына. Юридик затлар өчен исә кадастр бәясенең 2-3 проценты кадәр, әмма 100 мең сумнан да ким булмаган күләмдә штраф каралган.
Җирне максатчан файдаланмаган - йорт салырга, бакча ясарга дип алган җирдә законда каралган срокта бу эшләрне башкармаган, җирне үз категориясендә рөхсәт ителгәнчә кулланмаган өчен дә штрафлар күләме артты. РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 7.1 маддәсе нигезендә, җир кишәрлеген үз белдегең белән алган өчен штраф аның кадастр бәясеннән, җир мәйданына пропорциональ рәвештә исәпләп чыгарыла. Кодекста мондый үзгәреш тә бар: эшчәнлеген юридик зат буларак теркәлмичә алып баручы эшмәкәр административ җаваплылыкта юридик затларга тиңләштерелә. Ә башка маддәләрдә каралган административ җаваплылыкка ул вазыйфаи зат буларак тартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев