Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Кеше һәм закон

Татарстанда күп балалы гаиләләр җир участогы урынына 200 мең сум акча ала ала

Искәртәбез: Татарстан Республикасында күп балалы гаиләләргә бирелергә тиешле җир участогы урынына 200 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү алу мөмкинлеге каралган.

Әлеге ярдәм чарасы Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә рәсми теркәлгән, шәхси торак төзелеше, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, бакчачылык яки яшелчәчелек өчен җир участогы алуга чиратта торучы күп балалы гаиләләргә кагыла.

Компенсацияне элек җир участогы алу өчен гариза биргән ата-аналарның берсе рәсмиләштерә ала. Түләү бер тапкыр бирелә һәм күп балалы гаиләнең барлык әгъзалары арасында тигез бүленә.

Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы (Минземимущество РТ) тапшырылган документларны тикшерә һәм акчаны күчерә. Уңай карар кабул ителгәннән соң, түләү алучыларның Россия банкларындагы счетларына акча 7 эш көне дәвамында күчерелә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: җир участогын акчалата компенсация белән алыштыру мөмкинлеге Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан 2025 елның сентябрендә кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев