Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Юллар имин булсын

Агымдагы елның 20 октябреннән 1 декабренә кадәр Татарстан республикасында, шулай ук Россиянең башка регионнарында "Пешеход, на переход!" исемле социаль кампания уза. Әлеге кампания кысаларында җәяүлеләр куркынычсызлыгына юнәлтелгән төрле чаралар үткәрү планлаштырыла. Сүз уңаеннан, 2012 елның 9 аена республика территориясендә җәяүлеләрне бәрдерүнең 1301 очрагы теркәлгән. 136 кеше шундый фаҗигаләр корбанына әйләнгән,...

Агымдагы елның 20 октябреннән 1 декабренә кадәр Татарстан республикасында, шулай ук Россиянең башка регионнарында "Пешеход, на переход!" исемле социаль кампания уза. Әлеге кампания кысаларында җәяүлеләр куркынычсызлыгына юнәлтелгән төрле чаралар үткәрү планлаштырыла.
Сүз уңаеннан, 2012 елның 9 аена республика территориясендә җәяүлеләрне бәрдерүнең 1301 очрагы теркәлгән. 136 кеше шундый фаҗигаләр корбанына әйләнгән, 1238 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урыннарында 322 җәяүлене бәрдерү очрагы булган: 21 кеше үлгән, 322 кеше яраланган.
Күп очракта җәяүлеләр тиеш түгел урыннан юлны аркылы чыгарга омтылганда тәгәрмәч астына эләгә.
Көзге-кышкы суыкта көн яктысы кыскара, караңгыда исә күз күреме дә начарая. Әлеге чорда машина йөртүчеләрдән юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүче тизлекне сайлау сорала, ә җәяүлеләр исә шуны онытмаска тиеш: мондый шартлар шоферлар өчен дә авыр.
Исегездә тотыгыз, юл хаталарны гафу итми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев