Микроволновканы майдан һәм пычрактан ничек тиз чистартырга? Хуҗабикәләрдән иң яхшы 3 ысул
Микроволновкада ризык җылытканда, аның эчке стеналарына май һәм ризык калдыклары чәчрәп катып калу— һәр хуҗабикәгә таныш проблема. Химик чаралар кулланырга теләмәсәгез, өй шартларында СВЧ-мичләрне ялтыратуның иң нәтиҗәле, тиз һәм җайлы ысулларын тәкъдим итәбез. Бу киңәшләрне тәҗрибәле хатын-кызлар үзләре тәкъдим итте.
1. Лимон суы белән «пар ваннасы» (Иң тиз ысул)
Бу ысул стеналарда катып калган майны йомшартырга ярдәм итә һәм мич эчендә хуш ис калдыра.
-
Киңрәк тәлинкәгә яки касәгә бер чашка су алыгыз.
-
Аңа ярты лимонның суын сыгыгыз.
-
Сулы тәлинкәне микроволновкага куеп, аны максималь куәткә 10 минутка кабызыгыз.
-
Вакыт үткәч, каты майлар парга парланып йомшарачак. Тәлинкәне алып, эчке стеналарын шунда ук гади губка белән җиңел генә юып алыгыз.
2. Цитрус кабыклары белән чистарту (Экономлы ысул)
Әгәр өйдә лимон булмаса, апельсин кабыклары да менә дигән эш коралына әйләнә ала.
-
Апельсин кабыкларын (коркаларын) тирәнрәк тәлинкәгә салыгыз.
-
Өстенә су салып, микроволновка эченә урнаштырыгыз.
-
Мичне 10 минутка кабызып куегыз.
-
Су кайнап чыгып, кабыклардгы эфир майлары пар белән стенага утырачак. Шуннан соң эчке өслекне чүпрәк яки губка белән белән сөртеп кенә алырга кала. Май тиз калка, ә мичтән тәмле апельсин исе киләчәк.
3. Меламин губкалар (Заманча ысул)
Пар ясап торырга вакытыгыз булмаса яки каткан тапларны тиз арада бетерергә кирәк икән, махсус губкалар ярдәмгә килер.
Нәрсә ул һәм кайда сатыла?
-
Меламин губкалар — химик чараларсыз да каткан майны һәм саргайган урыннарны үзенә сеңдереп ала торган заманча ярдәмчеләр.
-
Аларны хәзер кибеткә барып эзлисе дә юк, танылган Ozon яки Wildberries кебек интернет-маркетлардан бик җайлы гына заказ биреп алырга мөмкин. Губканы бераз чылатып, стеналарны ышку да җитә.
Хуҗабикәгә белгеч киңәше: Микроволновканы атнага бер тапкыр шушы ысулларның берсе белән чистартып торсагыз, каты май катламнары җыелмаячак һәм техникагыз сезгә озак хезмәт итәчәк. Ризык җылытканда махсус пластик капкач (колпак) кулланырга да онытмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев