Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Район хакимиятендә җылылык сезоны башлану уңаеннан брифинг узды

Район хакимиятендә җылылык сезоны башлану уңаеннан узган брифингта газ белән тәэмин итү, йортлардагы газ җиһазларын төзәтү оешмалары җитәкчеләре катнашты.

                      Район газ-эксплуатацияләү оешмасы җитәкчесе Рөстәм Әмирҗанов йортларда газ яга башлаганда нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында сөйләде.  

                 

  Өйдәге газ җиһазлары төзек хәлдә булырга һәм аннан файдалану буенча техник таләпләргә җавап бирергә тиешләр. 

          Шәхси эшмәкәр Ранель Юнысов «Әлмәтгаз» җәмгыятенең лицензиясе нигезендә Актаныш районындагы шәхси йортларга хезмәт күрсәтә. Кышкы ягулык сезоны башланганчы райондагы 60 йорт хуҗасыннан чакыру алган ул. Газ казаннарын, төтен чыгу юлларын чистарту, төзәтү эшләрен башкарган. Хуҗа белән эшмәкәр арасында төзелгән килешүдә күрсәтелгәнчә, әгәр җиһаз ел дәвамында ватыла калса, Ранель Юнысов өстәмә түләүдән башка гына төзәтүне гарантияли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев