Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның финанс белеме
21 нче апрель көнне Пучы балалар бакчасында “Балаларга финанс грамоталылыгы буенча беренчел белем бирү” темасына эшлекле очрашу узды. Әлеге очрашуда Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Сираева Лиана Рамилевна, шәхси эшмәкәр Нурлыев Алмаз Нуруллович, авыл башлыгы Гыйлемов Айгиз Рафисович, җирлегебездәге оешма җитәкчеләре һәм әти-әниләр катнаштылар.
Кече яшьтән үк балаларга нәрсә ул акча, аның нигә кирәген, акчаны ничек куллануны төрле уеннар аша өйрәтәбез, акча эшләү юлларын тәкъдим итәбез. Мәсәлән, үсентеләр үстереп сату, шәхси хуҗалыкта терлек асрап җитештерелгән продукцияне (сөт, йомырка, ит һ.б.) сатып акча эшләү ысулларын кәрсәтәбез. Әлеге уен технологияләре килгән кунакларга тәкъдим ителде.
Шулай ук чарабызда Актаныш районы Киров мәктәбе укучылары үзләренең бизнес проектлары белән уртаклашып, балаларга кызыклы тәҗрибәләр үткәрделәр. Чарада катнашучылар мәктәпкәчә яшьтәге балаларның финанс белеме нигезләрен формалаштыру буенча системалы эш алып барылуын, ирешелгән нәтиҗәләр һәм чарага зур әзерлек күренүен билгеләп үттеләр.
Оксана Имамова, Пучы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев