Бүген Татарстанда +6 градуска кадәр җылы була, яңгыр явуы ихтимал
Бүген Татарстанда элек урнашкан салкын, дымлы һәм болытлы һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Кайбер районнарда томан тәшәчәк. Юлларның аерым урыннарында бозлавык, урыны белән көчле бозлавык булуы ихтимал, көндез бераз яңгыр көтелә.
Көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка күчүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, кайбер урыннарда, Казанны да кертеп, секундына14 метрга кадәр көчәячәк.
Татарстанда салкын төннән соң (-1... -6 градус) иртән -1...+4 градус була. Көндез һава температурасы +1...+6 градуска кадәр җылыначак (Казанда - +4...+6 градуска кадәр).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев