Һава торышы начарая
Синоптиклар фаразы буенча, якын сәгатьләрдә Татарстан Республикасы территориясендә җилнең көчәюе көтелә. Җилнең тизлеге урыны белән секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Кайбер районнарда буран чыгып, күрү мөмкинлеге 2 чакрымга кадәр кими ала.
Шул уңайдан Татарстан Республикасы Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны сак булырга чакыра. Зур ихтыяҗ булмаган очракта, торак пунктлардан читкә юлга чыкмаска, шулай ук мөмкин кадәр шәхси автомобильләрдән файдалануны чикләргә киңәш ителә.
Юлларда иминлек кагыйдәләрен үтәү, һава торышы шартларына туры китереп тизлекне сайлау һәм юл билгеләренә игътибарлы булу сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев