Актаныш

Актаныш районы

16+
Һава торышы

Иртәгә көчле җил һәм яшен булачак

Татарстанда бүген төнлә һәм иртәгә 18:00 сәгатькә кадәр көчле җил һәм яшен булачак. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте кисәтә.

Иртәгә, 5 майда ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, Татарстанда төнлә температура 7-12 градус, ә көндез20-25 градус булачак.

Сишәмбе көнне, 6 майда, аязучан болытлы һава булачак. Урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил тизлеге көндез урыны белән 15 м/с ка кадәр җитәчәк. Төнлә минималь температура 8-13 градус, ә көндез һава плюс 19 градуска кадәр җылыначак.

Чәршәмбе, 7 майда һава торышы явым-төшемсез 5 градуска кадәр булачак, ә көндез — плюс 14-19.

27 апрельдән төбәккә кискен суыклар килде. Ял көннәрендә Казанда, атна башында республиканың көньяк-көнчыгышында бураннар булды. ТР Гидрометүзәгендә үсентеләрнең куркыныч астында калганлыгын билгеләп үттеләр. Моңа кадәр Татарстанда озак вакыт аномаль җылы һава торышы торды. Апрель аенда Казанда 5 тапкыр температура рекорды куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев