Татарстанда яшәүчеләрне 14 ноябрьдә көчле җил турында кисәттеләр
Иртәгә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән секундына 17 метрга кадәр көчле җил көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе халыкка урамнар һәм юллар буйлап йөргәндә бик сак булырга киңәш итә. Машина юлы аша чыгу өчен җир өсте яисә җир асты җәяүлеләр кичүләреннән файдаланырга кирәк.
Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта кичекмәстән ашыгыч ярдәм телефоннары аша мөрәҗәгать итегез, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев