Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
И туган тел, и матур тел!

Бүген сөекле Тукаебызның туган көне: Бәйрәм чарасыннан безнең репортаж (фотолар)

Габдулла Тукайның туган көненә багышланган районкүләм чаралар иртәннән үк «Яшьлек» яшьләр үзәгендә башланып китте.

              Районыбызның балалар бакчалары, мәктәпләрнең башлангыч сыйныф укучылары бөек шагыйребез Г. Тукайның туган көненә атап балалар өчен язылган шигырьләрен өйрәнгән, аларны яттан да, сәхнәләштереп тә күрсәттеләр.

              Гасырдан артык вакыт үтсә дә Тукаебыз иҗат иткән җырлар телдән төшми. Бишектән тәпи атлап китүгә нәниләр Тукай иҗат иткән җырларны элеп кенә ала. Кичәне башлап җибәргән Алия Шәрифуллинага кушылып бөтен зал " Бәйрәм бүген" җырын башкарды. 

          Тукаебызның бөеклегенә еллар үткән саен ныграк инанабыз. Габдулла Тукай мәңгелек шигъриятеннән тыш, публицистик әсәрләр, тәнкыйть язмалары белән халкыбызны агарта, милләтебезне алга, яңа биеклеккә өнди, этәрә.Бу хакта балаларны бәйрәм белән котлаганда район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова да искәртте. 

          Тукай кичәсен район үзәкләштерелгән балалар китапханәсе оештырды. "Умырзая", "Алтынчәч", "Ромашка", "Каенкай", "Кояшкай", "Тылсым" балалар бакчалары, Актанышның беренче һәм икенче санлы мәктәпләре, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның башлангыч сыйныф укучылары зур әзерлек белән катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев